Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Стратегия юл күрсәтүче маяк булырмы?
Ниһаять, татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде.
Җир йөзендә халык саны арта барса да, Россиядә ул кими бара. Алдагы 10-15 елда кеше саны кимү кебек күңелсез күренеш тагын да артачак дип фаразлый аналитиклар. Россия — руслар иле. Аларга яшәр, укыр, эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Аннары да кеше саны кими?! Шушы шартларда безгә, татарларга, нишләргә?
Әйе, хәзергә без әле шактый күп. Дөньяда 8 млн татар бар диләр. Россия күләмендә дә без әле кеше саны буенча икенче урынны алып торабыз. Бер караганда, ал да гөл кебек. Нигә борчылырга? Әмма бүгенге көндә Россиядә алып барылучы милли сәясәтнең ачы нәтиҗәләрен татыганнан соң, татар халкының киләчәге өчен русларга караганда берничә тапкырга артыграк борчылырга кирәклеге бәхәссез. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы «Милләт җыены» утырышын уздырып, анда «Татарлар: гамәл стратегиясе»н кичекмәстән кабул итүе дә халкыбызның алдагы көнен кайгыртып эшләнгән бер гамәлдер дип өметләнәсе килә.
Дөрес, бу стратегия турында инде сүзләр күптән йөрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый стратегиянең кирәклеге хакындагы мәсьәләне инде 2018 елда үзенең еллык юлламасында ук күтәргән иде. Тик ул ниндидер сәбәпләр аркасында эшләнелмәде һәм аның өчен җаваплы түрәләргә шелтә дә белдерелде.
Менә хәзер халкыбызның киләчәген билгеләүче план әзер. Тик бу стратегия янә күп кенә бәхәсләргә этәрде. Аның тетмәсен тетүчеләр дә, мактаучылар да бар. Димәк, боз урыныннан кузгалды дигән сүз. Татарның киләчәккә планын сүксеннәр дә, мактасыннар да, ә иң мөһиме битарафлар саны азрак булсын иде. Кызганыч, бүген без «үгез үлсә ит, арба ватылса утын», — дигән принцип белән яшәргә, гаепне үзебездән битәр, читтән эзләргә яратабыз. Стратегияне тәнкыйтьләүчеләр арасында да бар андыйлар. Имеш, бу стратегия түгел, коры өндәмәләр җыелмасы гына, анда милли университет, телне саклау, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү турында ачыктан-ачык язылган урыннар юк, һ.б.
Әйе, стратегиядә төгәллек аз, анда күбрәк идеология. Стратегия — юл күрсәтүче маяк булырга тиеш. Ә төгәллекләр — «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020 — 2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасында. Монда инде милләт юлында нинди хезмәт куюыңа карап, акчаны кайчан һәм күпме бирәчәклегенә кадәр тәфсилләп язылган. Бу эш өчен 430 млн сум акча бүленгән. Ел саен 100 млн сум тирәсе акча милли проектларга тотылачак дигән сүз.
«Җайлашучылыктан һәм битарафлыктан, „агым уңаена йөзүче“ сүлпәнлектән арынырга вакыт. Үз халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өстән-өстән генә күзаллау, туган телне белүнең әһәмиятен бәяләп бетермәү кебек үк, котылгысыз рәвештә милли тамырларны югалтуга алып бара», — дигән юллар да бар стратегиядә.
Кабул ителгән бу милли документыбызны тәнкыйтьләүчеләр арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм шәхесебез Фатыйх Сибгатуллин да бар. Беренчедән, ул бу утырышка үзен чакырмауларына үпкәләгән. Стратегиянең эчтәлеге белән дә канәгать түгел. Эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмаулары өчен ул конгресс җитәкчелеге эшеннән китәргә тиеш, дип исәпли. Әмма хөрмәтле депутатыбызның үзенә дә сорау бирәсе килә: «Сез дистә елдан артык Нурлат шәһәре һәм районы белән җитәкчелек иттегез. Тимерне кызуында сугарга ярата торган, татарның данлы тарихы турында берничә китап чыгарган, зур түрәләрнең ишекләрен дә тибеп кенә ачарлык кодрәткә ия булган шәхес. Тик ни өчендер үзегез җитәкләгән район һәм шәһәрдә бер татар гимназиясе дә ачмадыгыз? Әгәр сез үзегез бу изге эшне гамәлгә ашырырга теләсәгез, бернинди каршылыкка да очрамаячак идегез. Үткән тарихыбыздагы кара тапларны белгәч, шулар хакында (хәтта үзегезнең алган белгечлегегез буенча тарих фәне өлкәсеннән ерак булсагыз да) саллы гына китаплар да язгач, изге эшегезне матур гамәл белән дә ныгытырга кирәк иде бит»
Без кайчакта үзебезнең нинди илдә яшәгәнебезне онытабыз. Шуңа да таләпләрне артыграк та куябыз ахры. Кол шагыйрь Эзоп патшаларга таләпләрен, аларга булган тискәре хисләрен ачыктан-ачык җиткерә алмагач, әсәрләрендә аларны төрле хайваннар образы аша тәнкыйтьләгән. Без дә бүгенге шартларда «туп турыдан туп пошел» ысулы белән түгел, ә бәлки Эзоп телен кулланып, үзебез аңларлык, ә «тотса мәскәүләр якаң»нар бәйләнмәслек итеп гамәл кылырга тиеш түгелбезме икән? Бәлки стратегияне әзерләүчеләр шуны истә тотып эш иткәннәрдер дә. Шуңа да аңа бәйләнүчеләр, аны кабул итәргә теләмәүчеләр, аны тәнкыйть утына тотучылар, аңламаучылар, хуплаучыларга караганда күбрәктер.
Мәскәүдә яшәүче татарларның 83 проценты бүген үз телендә сөйләшми икән, кемгә ышанып, кемгә таянып амбразурага ташланырга мөмкин? Мәскәүдә генә түгел, күп җирләрдә шулай, хәтта Казаныбызда да. Юкса, татар телендә сөйләшмәгез, дип авызларыбызга чүпрәк тутырмаганнар бит.
Төмән өлкәсеннән килгән милли лидер Насыйров стратегияне хуплый: «Аның максаты — татарга юнәлеш бирү, дөрес юл күрсәтү. Әле бала туды гына. Аны үстерергә кирәк. Татарның канәгать булмый торган гадәте бар. Стратегиянең алдагы яшәеше — үзебездән тора»
Халкыбыз дәүләтен югалтканнан бирле телен, динен, гореф-гадәтләрен саклау өчен төрле адымнар ясаган: утка да кергән, чигенгән дә, чукынырга мәҗбүр булса, соңыннан барыбер кире үз диненә кайткан, кирәк чагында үз сүзен кистереп әйтсә, кайчагында «дәшми торуың — алтын» дигән мәкалне исеннән чыгармаган. Безнең дә стратегиябез, ягъни алдагы елларга милли планыбыз бар. Аны гамәлгә ашыру өчен хөкүмәтебез күпмедер күләмдә акча да бирергә әзер. Чын татар кешесенең асыл хыялы — аның йөрәк түрендә. Ул милләтебезнең матур киләчәгенә өметләнә. Ә хәзергә без Татарстанның дәүләтчелеген раслаучы Конституциябезне, әләмебезне, гимныбызны, республикабызның милли чикләрен, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, халкыбызга хас булган асыл сыйфатларыбызны саклап калып, аларны киләчәк буыннарга да тапшыра алсак иде.
Стратегия, Эзоп теле аша булса да, безгә шушы олуг миссияне йөкли. Аның асыл максаты да шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз