news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерханда вандаллар мәсхәрәләгән Тукай һәйкәле якын арада төзекләндереләчәк

Татарстан Вице-премьеры Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин төнге вандализм акты турында сөйләште.

Әстерханда вандаллар мәсхәрәләгән Тукай һәйкәле якын арада төзекләндереләчәк

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Әстерханда Тукай һәйкәлен вандаллар мәсхәләргән. Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин якын көннәрдә һәйкәл элеккеге кыяфәтенә кайтарылачак дип ышандырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин әлеге төнге вакыйга турында фикер алыштылар. Игорь Бабушкин бу хәл уңаеннан борчылуын белдерде һәм полициянең җинаятьчеләрне эзләве турында ассызыклады, диелә бу хәбәрдә.

Кичә Әстерханда Тукай Һәйкәлен зәңгәр төсләргә буяганнар, ә сул җилкәдә вандаллар ак төс белән хәтта свастика да ясап калдырган, дип хәбәр иткән идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot