news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда Тукай һәйкәлен мәсхәрәләгәннәр

Һәйкәлнең сул кулына вандаллар хәтта свастика да ясап куйган.

Әстерханда Тукай һәйкәлен мәсхәрәләгәннәр
Фейсбуктан скриншот

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Әстерхан егете Динар Хисамов үзенең Фейсбук аккаунтында билгесез затларның Адмирал Нахимов һәм Александров урамнары киселешендә урнашкан татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен мәсхәрәләвен хәбәр итте.

Һәйкәлне зәңгәр төсләргә буяганнар, ә сул җилкәдә вандаллар ак төс белән хәтта свастика да ясап калдырган. Бәхеткә, һәйкәлне тиз арада юып өлгерделәр. Бу хакта да Хисамов язылучыларына шундук хәбәр итте. Динар постындагы комментарийларда фейсбукчылар һәйкәлне төсле бурлар яки майлы буяу белән бозганнар, дип фаразлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100