news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары рәттән икенче уеннарында оттырды

«Ак Барс» тренеры 600нче матчында җиңелде.

«Ак Барс» хоккейчылары рәттән икенче уеннарында оттырды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгород шәһәренең «Торпедо» командасына 4:2 исәбе белән җиңелде. Уен Түбән Новгородта узды. Моңа хәтле Череповецта узган матчта да «Ак Барс» оттырган иде.

«Ак Барс»ның официаль сайтында хәбәр ителгәнчә, команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов әлеге вазифасында Континенталь хоккей лигасының даими уеннарында 600нчы матчын үткәрде. Ул әлеге түгәрәк санга барып җиткән беренче тренер.

Әлеге уенда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов катнашмады, гадәттә Зарипов уйнамаган чакта аның урынына капитан булып кала торган Джастин Азеведо да бозга чыкмады. Аңа әлеге уенда катнашу тыелды, сәбәбе — узган «Северсталь» — «Ак Барс» уенында көндәшенә карата кагыйдә бозып һөҗүм ясаганы өчен бирелгән дисквалификация. Бүген бозга капитан булып Артём Лукоянов чыкты.

«Ак Барс»ның 18 яшьлек сакчысы Александр Любчич өчен әлеге уен Континенталь хоккей лигасында беренчесе булды. Ул беренче уенында ук кагыйдә бозарга да өлгерде. Ә Александр Бурмистров өчен бүгенге матч КХЛда 300нчесе булды.

Беренче период. Ундүртенче минутта «Торпедо» һөҗүмчесе Михаил Варнаков исәпне ачты. Варнаков 2013-2017 елларда «Ак Барс»та уйнаган иде, голга китергән нәтиҗәле пасны да аңа элек Казан командасында уйнаган сакчы Зият Пайгин бирде (1:0).

Икенче период. Икенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Стефан Да Коста исәпне тигезләштерде (1:1). Өченче минутта «Торпедо» уенчысы Сергей Гончарук гол кертте (2:1). Алтынчы минутта Түбән Новгород командасы һөҗүмчесе Антон Шенфельд алка кертте (3:1). Сигезенче минутта «Ак Барс» хоккейчысы Найджел Доус командасының артка калышуын киметә алды (3:2). Унтугызынчы минутта Семён Ручкин «Торпедо» өчен алка кертте (4:2).

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Торпедо»

  • Серебряков (Тихомиров);
  • Шварц − Миле — Җафаров, Уайдмэн − Ручкин;
  • Шенфельд − Белевич — Клус, Пайгин − Орлов;
  • Ураков − Ильин — Гончарук, Марин − Мишарин;
  • Варнаков − Дробин — Перескоков (Венгрыжановский), Бобряшов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
  • Галиев — Галимов — Бурмистров, Лямкин — Юдин;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко, Фазылҗанов — Богатов;
  • Дыняк — Кормье — Петров (Кувардин), Любчич.

Киләсе уенны «Ак Барс» Ярославль шәһәрендә үткәрәчәк. «Локомотив» — «Ак Барс» матчы 1 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100