news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зариповның 1250нче матчында «Ак Барс» җиңелде

«Северсталь» — «Ак Барс» уены исәбе 3:2.

Данис Зариповның 1250нче матчында «Ак Барс» җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Череповецк шәһәренең «Северсталь» командасына каршы уйнады. Уен Череповец командасы файдасына 3:2 исәбе белән төгәлләнде.

Әлеге матч Джастин Азеведо өчен «Ак Барс» та 400нчесе булды, ә команда капитаны Данис Зарипов Россия чемпионатларында 1250нче уенын үткәрде.

«Ак Барс» ның 22 яшьлек сакчысы Николай Богатов беренче тапкыр Континенталь хоккей лигасы уенында бозга чыкты. «Ак Барс» сакчысы Камил Фазылҗанов бу сезонда беренче уенында катнашты.

Беренче период голларсыз үтте.

Икенче периодның уналтынчы минутында исәп ачылды, алканы «Северсталь» һөҗүмчесе Индржих Абдул кертте (1:0).

Өченче период. Сигезенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Михаил Фисенко гол кертә алды (1:1). Уникенче минутта «Северсталь» һөҗүмчесе Даниил Вовченко алка кертте (2:1). Унсигезенче минутта «Ак Барс» уенчысы Артём Галимов исәпне тигезләштерде (2:2).

Өстәмә вакыт — овертаймның соңгы минутында «Северсталь» һөҗүмчесе Даниил Вовченко гол кертте һәм командасына җиңү китерде (3:2).

Командалар составы:

«Северсталь»

  • Подъяпольский (Шугаев);
  • Абдул — Лишка — Морозов, Кудако — Лалонд;
  • Гераськин — Яковлев — Кара, Виттасмяки — Провольнев;
  • Вовченко — Кодола — Петунин, Адамчук — Хабаров;
  • Думбадзе — Алексеев — Чижиков (Казаков), Афанасьев.

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Азеведо — Да Коста — Петров, Яруллин — Викстранд;
  • Доус — Галимов — Дыняк, Юдин — Лямкин;
  • Галиев — Сафонов — Зарипов, Хенкель — Богатов;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко (Кувардин), Фазылҗанов.

Киләсе уенны «Ак Барс» Түбән Новгородта үткәрәчәк. «Торпедо» — «Ак Барс» матчы 29 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100