news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Швейцариядә «Салават Юлаев» – «Ак Барс» матчында Казан хоккейчылары җиңелде

25 декабрь көнне «Ак Барс» Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән очрашачак.

Швейцариядә «Салават Юлаев» – «Ак Барс» матчында Казан хоккейчылары җиңелде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы һәм Уфаның «Салават Юлаев» командасы Швейцариянең Давос шәһәрендә очрашты. Әлеге «Яшел дерби» 4:3 исәбе белән «Салават Юлаев» файдасына тәмамланды.

Матч, гадәттәгечә, гимннар җырлатудан башланды. Башта Швейцария гимны яңгырады, аннан Россиянең элекке, 1990-2000нче еллардагы, гимн көе яңгырый башлады. Россиядән килгән җанатарлар югалып калмады, яңа гимнны үзләре башкарды.

Әлеге уен «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель өчен Континенталь хоккей лигасында 200нчесе булды.

Беренче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Мэттью Фрэттин исәпне ачып җибәрде (0:1). Сигезенче минутта «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Линус Умарк исәпне тигезләштерде (1:1). Тугызынчы минутта Дмитрий Кугрышев Уфа командасын бер алкага алга чыгара алды (2:1). Унөченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Виктор Тихонов «Салават Юлаев» капкасына гол кертте (2:2).

Икенче периодның беренче секундларында ук «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин алка кертте (2:3). Унөченче минутта, «Салават Юлаев» күпчелектә уйнаганда, Эдуард Гыйматов исәпне тигезләштерә алды (3:3).

Өченче периодта голлар булмады. Өч период тигез исәп белән тәмамланганга, өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймның унынчы секундында ук «Салават Юлаев» сакчысы Филип Ларсен гол кертте (4:3).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»:

Кареев (Сохатский);

Умарк — Хохряков — Хартикайнен, Ларсен — Семёнов;

Сошников — Бурмистров — Гыйматов, Арзамасцев — Коледов;

Кугрышев — Кадейкин — Жарков, Сергеев — Пашнин;

Майоров — Картаев — Солодухин (Башкиров), Мөхәмәдуллин.

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — Кормье — Петров, Лямкин — Яруллин;

Фрэттин — Тихонов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Дыняк — А. Галимов — Галиев, Фазылҗанов — Хенкель;

Кара — Глухов — Ли (Валеев, Воеводин).

Шулай ук, кичә «Ак Барс» хоккей командасы биш уенчысын башка командаларга озатты. Бу хакта уен алдыннан «Ак Барс» хоккей клубының официаль сайтларында хәбәр ителде. Бер көн эчендә «Ак Барс»тан Артём Михеев, Вячеслав Основин, Вячеслав Лещенко, Роман Абросимов һәм Владимир Ткачёв командадан китте.

Владимир Ткачёв «Локомотив»ка күчә, аның урынына алмашка Степан Санников һәм Николай Аверин киләчәк.

«Ак Барс» киләсе уенын Түбән Камада үткәрәчәк. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 25 декабрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.


Әлеге матч Континенталь хоккей лигасының Дөнья уеннары кысаларында узды. Дөнья уеннары 2018 елдан бирле чит илләрне, аеруча Көнбатыш Европаны, КХЛ командалары белән таныштыру максатыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100