news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»тан бер көндә дүрт хоккейчы китте

Казан клубы Вячеслав Основин, Артем Михеев, Вячеслав Лещенко һәм Роман Абросимовны алмаштырды.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы бер көндә дүрт уенчысын – Вячеслав Основинны, Артем Михеевны, Вячеслав Лещенко һәм Роман Абросимовны алмаштырды. Бу хакта Татарстан башкаласы командасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һөҗүмче Вячеслав Лещенко һәм сакчы Роман Абросимов карьераларын «Сочи» хоккей клубында дәвам итәчәк. «Ак Барс» аларга алмашка акчалата компенсация алды. Основин һәм Михеев Чиләбе «Трактор»ына китте, алар урынына Казанга финлы Ессе Виртанен килде. Аның контракты ел ахырына кадәр гамәлдә.

Лещенко командага 2019 елның 7 ноябрендә килде, «Ак Барс»та алты матч уздырды, гол кертте һәм бер нәтиҗәле пас бирде. Агымдагы сезонда Абросимов дүрт матчта уйнады һәм файдалы нәтиҗә күрсәтмәде.

2019/2020 ел сезонында Основин 28 тапкыр бозга чыкты, чит капкага биш алка кертте һәм өч ассист ясады. Михеев исә, нәтиҗәле гамәлләр күрсәтмәде, ул сигез матчта катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100