news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы кубогына раллида җиңде

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары арасында ярыш Тольяттида «АвтоВАЗ»ның сынау полигонында узды.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы кубогына раллида җиңде
пресс-служба полпреда Президента РФ в ПФО

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы кубогына ярышларда катнашты һәм беренче урынны алды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче урында — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, өченче урында Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев булды.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы АвтоВАЗ сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карады.

Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов - автоспорт буенча Россиянең атказанган спорт мастеры.

Ралли вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бергә фотога төшкән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100