news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров ике тугандаш халык дуслыгы үрнәген күрсәтте

Идел буе федераль округы кубогына раллида ике төбәк башлыгы бергә фотога төшкән.

Рөстәм Миңнеханов һәм  Радий Хәбиров ике тугандаш халык дуслыгы үрнәген күрсәтте
www.instagram.com

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тольятти шәһәрендә Идел буе федераль округы кубогына раллида катнашты һәм беренче урын яулады. Биредә ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Алар бергәләп фотога төшкән. Радий Хәбиров инстаграмдагы сәхифәсенә шул хакта язды.

Ул Рөстәм Миңнеханов белән төшкән сурәтне дә инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. «Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип яза Башкортстан Башлыгы.

«Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды», — дип яза Хәбиров.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы «АвтоВАЗ» сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100