Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көрәш ярышының финалын "Татар-информ" онлайн күрсәтә
"Ак Барс" көрәш сараеннан турыдан-туры трансляция финал очрашулары башлану белән кушылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар дәвам итә. Бүген – турнирның икенче көне. Иртәнге сәгать 9да келәмдә финалга чыгу өчен өчен хәлиткеч бил алышулар старт ала.
Быелгы турнир 51 командадан 305 көрәшчене үзенә җыйды. Кичә – ярышларның беренче көнендә, 130 килограммнан югары авырлыктан кала, һәр үлчәүдә дә өчәр әйләнеш бил алышуларның шаһиты булдык. Шулай итеп, 60 килограммда – 6, 70 килограммда – 7, 80 килограммда – 8, 90 килограммда – 6, 100 килограммда – 5, 130 килограммда – 5 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта 7 көрәшче калды.
Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” быелгы бәйгенең финалын онлайн күрсәтергә җыена. "Ак Барс" көрәш сараеннан турыдан-туры трансляция финал очрашулары башлану белән кушылачак.
"Иртәдән ярымфинал очрашулары уза. Финал бил алышулары якынча 11.00 сәгатьттә башланыр, дип көтелә", – диде "Татар-информ"га ярышларның баш хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиев.
Шулай итеп, “Ак Барс” көрәш сараеннан финал очрашуларын күзәтеп бару өчен сылтама тәкъдим итәбез: https://youtu.be/lKqZR-pQBps.
Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз