ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Спорт

Келәмдә бәхәс калмасын өчен, көндәшеңнән бер башка өстен булырга кирәк - Әүхәт Мөхәммәдиев

20 октябрь 2017, 13:18 , Фото: Султан Исхаков

Келәмдә бәхәс калмасын өчен, көндәшеңнән бер башка өстен булырга кирәк - Әүхәт Мөхәммәдиев Көрәш турнирының баш хөкемдары кагыйдәләргә үзгәрешләр кертергә дә вакыт җитте, дип саный.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар дәвам итә.

Турнирның рәсми ачылышына кадәр авырлык үлчәүләрендә беренче-икенче әйләнеш бил алышулар үткәрелде. Яшерен-батырын түгел - хөкемдарлар карарыннан соң ризасызлык белдерү очраклары да бар. Шундый хәлләргә аңлатма бирүен сорап, ярышларның баш хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиевка мөрәҗәгать иттек.

Турнир по борьбе куреш на приз минсельхоза РТ

"Хөкемдарларның бүген квалификациясе җитәрлек. Сүз дә юк, кайбер җитешсезлекләр дә бар, билгеле. Андый кимчелекләрдән котылыр өчен, безгә Россия һәм Татарстан көрәш федерациясе белән берлектә кагыйдәләргә үзгәрешләр кертергә вакыттыр", - диде "Татар-информ"га Әүхәт Мөхәммәдиев.

Баш хөкемдар фикеренчә, хөкемдарлар карарыннан канәгать булмаучылар арасында "бармактан суырып" балл сораучылар да бар.

Турнир по борьбе куреш на приз минсельхоза РТ
"Ләкин көндәшеңне оту, матур итеп җиңү яулау, ризасызлык калдырмаслык көрәш күрсәтер өчен, көндәшеңә караганда бер башка өстен булу кирәк. Ә кагыйдәләргә килгәндә, сөлгене ычкындырган өчен кисәтү бирә башларга вакыт җитте кебек. Көрәшне мавыктыргыч итү өчен, ике кисәтү алган көрәшчене ярышлардан төшереп калдыру да кирәктер, бәлки. Фикерләрен җиткерүчеләр булыр. Моңа вакыт җитте инде. Үзгәрешләрне, бергә җыелып, фикерләшеп кертергә кирәклеге бәхәссез", - диде Әүхәт Мөхәммәдиев.

Аның сүзләренчә, турнир дәвамында һәр дәгъва хөкемдарлар бригадасы, баш хөкемдар һәм аның урынбасарлары белән берлектә карала. "Тагын бер яңалык - көрәш мизгелен видеоязмадан кабат караганда, команда вәкилләрен якын җибәрмибез", - ди баш хөкемдар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр