Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Рубин" һәм "Ак Барс" командаларын җиңүләре белән котлады
13 турдан соң "Рубин" исәбендә – 17 очко, 20 матч уздырган "Ак Барс" 43 очко туплады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан “Рубин” футбол клубын Россия чемпионатында Ростов-Донда “Ростов”ны җиңүе белән котлады. Котлау республика лидерының Instagram аккаунтында урнаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук котлау сүзләрен Казанның “Ак Барс” хоккей командасына да җиткергән. Алар кичә Санкт-Петербургта СКА хоккейчыларын 3:2 исәбе белән җиңде. “Безнекеләр!” – социаль челтәрдәге фото янына шундый сүзләр язылган.
Искәртеп үтик, 13 турдан соң “Рубин” исәбендә 17 очко бар. 21 октябрьдә "Рубин" Казанда Мәскәүнең “Динамо” командасын кабул итәчәк. 20 матчтан соң 43 очко туплаган "Ак Барс" хоккейчылары исә 17 октябрьдә Хельсинкида “Йокерит” матчы белән читтәге уеннар сериясенә нокта куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз