ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары СКА командасыннан өстен чыкты

15 октябрь 2017, 19:38

Уенның төп вакыты тигез исәпкә төгәлләнде.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында СКА командасыннан өстен чыкты. Санкт-Петербургта узган матч овертаймда 3:2 исәбе белән Казан командасы файдасына төгәлләнде.

Төп вакыты 2:2 исәбенә төгәлләнгән матчның язмышы овертаймда – боз хуҗалары һөҗүмчесе Илья Ковальчук кагыйдә бозган өчен штрафчылар эскәмиясенә озатылгач булды. Күплектә калудан файдаланып, Владимир Ткачев җиңү китергән алка кертте.

17 октябрьдә “Ак Барс” кунакта “Йокерит” белән очраша.

КХЛ. Даими чемпионат. СКА (Санкт-Петербург) – “Ак Барс” (Казан) – 2:3 ОТ (0:0, 1:1, 1:1, 0:1).

0:1 Ткачев (Лукоянов, Мусин, 39:11)
1:1 Ковальчук (Дацюк, Войнов, 39:43)
2:1 Калинин (Гусев, 41:50)
2:2 Малыхин (Глинкин, 48:30)
2:3 Ткачев (Галиев, Токранов, 62:18).

Капкачылар: Шестёркин – Гарипов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр