news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасының капкачысы Әмир Мифтахов беренче «коры» уенын үткәрде

«Ак Барс» Хабаровск шәһәренең «Амур» командасын 4 алка өстенлек белән җиңде.

«Ак Барс» хоккей командасының капкачысы Әмир Мифтахов беренче «коры» уенын үткәрде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәренең «Амур» командасына каршы уйнады. Матчта 4:0 исәбе белән Казан  командасы җиңде.

Бүген «Ак Барс» капкасын 20 яшьлек Әмир Мифтахов саклады һәм бер алка да керттермәде. Кичәге уенда бозга, төп капкачы буларак, 18 яшьлек Артур Әхтәмов чыккан иде.

Беренче период. Ундүртенче минутта Михаил Глухов «Амур» капкасына алка кертте, тик видеокабатлауда хоккейчы алканы тимераягы белән бәреп керткәне ачыкланды, гол исәпләнмәде. Михаил Глуховның керткән алкалары рәттән икенче уенда исәпләнмичә калды. Саналмаган голдан соң берничә секунд үтүгә, «Ак Барс» һөҗүмчесе Иван Емец гол кертте (1:0).

Икенче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Александр Бурмистров Казан командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Җиденче минутта «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан «Амур» капкасына өченче алканы кертте (3:0).

Өченче период. Дүртенче минутта Андрей Педан, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (4:0).

Командалар составы:                            

«Ак Барс»

Мифтахов (Әхтәмов);

Азеведо — Кормье — Да Коста, Юдин — Педан;

Галиев — Галимов — Воронков, Яруллин — Журавлёв;

Кувардин — Глухов — Вәлиев, Лучевников — Фазылҗанов;

Емец — Бурмистров — Марушев (Галимҗанов), Ляхов.

«Амур»

Аликин (Лангхамер);

Полунин — Голубев — Горшков, Корягин — Игнатович;

Пьянов — Зогорна — Бутузов, Йордан — Васильев;

Вл. Ушенин — Вяч. Ушенин — Кузнецов, Камалов — Турбин;

Гыйздатуллин — Рассказов — Якупов (Коротких), Зимин.

Киләсе уенны да «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Казахстаннан килүче «Барыс» белән көч сынашачак. Матч 16 октябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100