news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары азчылыкта да, күпчелектә дә гол керттереп җиңелде

«Ак Барс»ның 18 яшьлек капкачысы КХЛда беренче тулы уенын үткәрде

«Ак Барс» хоккейчылары азчылыкта да, күпчелектә дә гол керттереп җиңелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбе шәһәренең «Трактор» командасына каршы уйнады. Матч Чиләбе командасы файдасына 3:2 исәбе белән төгәлләнде.

Узган ике уенда «Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов катнашмады, бүгенге уенда ул командасы белән бергә булды.

Казан командасының 18 яшьлек капкачысы Артур Әхтәмов Континенталь хоккей лигасында беренче тапкыр тулы матч дәвамында бозда булды. Узган уенда, төп капкачы Тимур Билалов җәрәхәтләнгәннән соң, Артур Әхтәмов аңа алмашка чыккан иде. Бүген ул үзе уен башыннан ук төп капкачы булды.

Беренче период. Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, «Трактор» һөҗүмчесе Алексей Бывальцев гол кертте. Статистика мәгълүматлары буенча, «Трактор» азчылыкта иң еш кертә торган команда (0:1). Период ахырында Михаил Глухов «Трактор» капкасына алка кертте, тик ул видеокабатлаудан соң саналмады, «Ак Барс» уенчылары көндәшнең мәйданына дөрес кермәгән булып чыкты.

Икенче период. Җиденче минутта «Ак Барс» күпчелектә гол кертә алды, исәпне сакчы Альберт Яруллин тигезләде (1:1).

Өченче период. Унөченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда «Трактор» һөҗүмчесе Понтус Оберг гол кертте (1:2). Унбишенче минутта «Ак Барс» сакчысы Камил Фазылҗанов алка кертте (2:2).

Өч периодтан соң тигез исәп булу сәбәпле, хоккейчыларга өстәмә вакытта көч сынашырга туры килде. «Ак Барс», бозга бер артык уенчы чыгарып, кагыйдәне бозды һәм азчылыкта калды, тик алка керттермичә кала алды. Өстәмә вакыттан соң буллит бәрүләр башланды. Буллитларда өстенлекне Чиләбе командасы алды (2:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Мифтахов);
  • Азеведо — Кормье — Да Коста, Юдин — Педан;
  • Галиев — Галимов — Воронков, Яруллин — Журавлёв;
  • Кувардин — Глухов — Фисенко, Лучевников — Фазылҗанов;
  • Емец — Бурмистров — Марушев (Галимҗанов), Мужиков.

«Трактор»

  • Федотов (Судницин);
  • Калинин — Бывальцев — Берглунд, Пилут — Манухов;
  • Основин — Седлак — Гика, Исаев — Бэйлен;
  • Авцин — Полыгалов — Оберг, Огурцов — Телегин;
  • Лукин — Шаров — Михеев (Шварёв), Евенко.

Киләсе уенны да «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Амур» матчы иртәгә — 14 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100