news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Камилә, без синең белән!» флешмобы башланды

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның җанатарлары #КамиМыСТобой хештегы белән теләкләр яза.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россиянең фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваның җанатарлары флешмоб башлады.

Дөньяның төрле почмагында яшәүче кешеләр #КамиМыСТобой хештегы белән спортчыга теләкләш сүзләрен яза.

Искәртеп үтәбез, бүген CAS - Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваның уңай допинг-тесты турындагы эшне карарга тиеш иде.

Кайбер телеграм-каналлар язуынча, суд карары 14 февраль көнне игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot