Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Спорт арбитраж судында Вәлиеваның допинг-тестына бәйле утырыш иртәгә була
Әлеге эш буенча утырыш видеоконференция форматында 13 февральдә Мәскәү вакыты белән 15.30 сәгатьтә узачак.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Спорт арбитраж суды (CAS) Россиянең фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваның уңай допинг-тесты турындагы эш буенча яңа белдерү белән чыкты. Бу хакта Спорт арбитраж судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оешмада әйтүләренчә, әлеге эш буенча утырыш видеоконференция форматында 13 февральдә Мәскәү вакыты белән 15.30 сәгатьтә узачак.
Шунысын да искәртик: элегрәк бу мәгълүматны РФ спорт министры Олег Матыцин да раслаган иде.
Соңрак РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков та Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде, РФ спорт министры Олег Матыцин исә CAS Вәлиева турындагы эшне 13 февральдә караячак дип белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз