news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» премиясен яктырткан иң яхшы журналистларга акчалата бүләк бирәчәкләр

Беренче урын алучыга – утыз, икенче урын – егерме, өченче урын иясенә ун мең сум тапшырылачак.

«Манзара» премиясен яктырткан иң яхшы журналистларга акчалата бүләк бирәчәкләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Манзара» спорт-музыкаль премиясен иң яхшы яктырткан журналистларга акчалата бүләк тапшырылачак. Бу хакта «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә премиянең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов хәбәр итте.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясендә журналистлар бәйгесен игълан иттеләр. Премияне иң яхшы яктырткан журналистлар утыз мең күләмендәге бүләккә ия була ала.

«„Манзара“ компаниясе беренче урынга — утыз, икенче урынга — егерме, өченче урынга ун мең сум күләмендә акча тапшырырга әзер. Мәгълүматлар белән безнең сайт аша танышып бара алачаклар. Нигезләмәсен эшләп, һәрбер редакциягә җибәрербез», — дип хәбәр итте Айдар Шәймәрданов.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясе 16 гыйнвар көнне Казанның цирк бинасында узачак. Анда өч төбәктән егерме көрәшче катнашуы көтелә. Абсолют батыр чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендәге акчалата приз белән бүләкләнәчәк.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100