news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә өч төбәктән 20 көрәшче катнашачак

«Манзара» спорт-музыкаль премиясе 16 гыйнвар көнне цирк бинасына узачак.

Быел «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә өч төбәктән 20 көрәшче катнашачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 16 гыйнвар көнне цирк бинасында узачак «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә өч төбәктән 20 көрәшче катнашачак. Бу хакта «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә чараның продюсеры Айдар Шәймәрданов хәбәр итте.

16 гыйнвар көнне цирк бинасында «Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру чарасы узачак. «Манзара» да 130 кг га кадәр булган егермегә якын көрәшче бил алышачак. Алар — Татарстан, Башкортстан, Удмуртиянең иң көчле көрәшчеләре.

Көрәшчеләрне сайлап алу турында Айдар Шәймәрданов үзе сөйләде. «Узган ел Сабантуйлар булмады. Шулай да без көрәшчеләрне сайлап ала алдык. „Манзара“да катнашучылар — көчлеләр исемлегендә беренче унлыкка керүче көрәшчеләр», — диде ул. 

«Манзара»ның абсолют батырына чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча бүләк ителә. Икенче урын — алтмыш мең, өченче урын алучы ике көрәшче утызышар мең акчага ия булачак.

«Манзара»да 75 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгында иганәчеләр ярдәмендә оештырылган көрәшләр көтелә. Әлеге категориядә дүрт көрәшче бил алышачак. Алар — Ислам Фәләхов, Булат Юнысов, Ленар Садыйков, Рафаэль Кәлимуллин. Беренче урын иясе — утыз мең, икенчедә — егерме мең, ике өченче урын ияләре унышар мең сум белән бүләкләнәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100