news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: БДБ илләре уеннарында көрәш ярышлары була

4-11 сентябрьдә Казанда узачак беренче БДБ илләре уеннарында ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә.

Владимир Леонов:  БДБ илләре уеннарында көрәш ярышлары була

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Казанда узачак беренче БДБ илләре уеннарына көрәш кергәнен әйтте.

«БДБ илләренең спорт органнары вәкилләре белән уеннар программасы буенча фикер алышып, барлык катнашучы илләрне канәгатьләндергән компактлы формат сайланды. Анда футбол юк, мәсәлән. Баскетбол өчкә өч булачак. Көрәш калды, чөнки ул БДБ илләрендә үсеш алган», — диде Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстанның спорт министры БДБ илләре уеннары программасына 16 спорт төре кергәнен әйтте. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, алар арасында бокс, каратэ, көрәш, бадминтон, өчкә өчле баскетбол, өстәл теннисы, стендка ату, бию спорты, нәфис гимнастика һ.б. бар.

Алдарак билгеле булганча, 4-11 сентябрьдә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Биредә ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә. 16 спорт төре буенча ярышларда 184 медальләр комплекты уйнатылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100