news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4-11 сентябрьдә Казанда БДБ илләре уеннарында ун илдән килгән спортчылар катнашачак

«Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы ачык мәйданчыкта — Универсиада авылы аллеясында үткәрергә планлаштырабыз. БДБ илләре халыклары тарихын, мәдәни күптөрлелеген чагылдырган театральләштерелгән шоу булачак», — диде Татарстанның спорт министры.

4-11 сентябрьдә Казанда  БДБ илләре уеннарында ун илдән килгән спортчылар катнашачак

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 4-11 сентябрьдә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Биредә ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә.

«БДБ илләре уеннары беренче мәртәбә былтыр уздырылырга тиеш иде. Пандемия аркасында ул ике мәртәбә кичектерелде. Мин уеннарның бу юлы төгәл булачагын ышандыра алам. Аларны уздыру карары БДБ илләре хөкүмәтләре тарафыннан расланды», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, 10 илнең — Россия, Азәрбәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстанның катнашуы расланган. БДБ илләреннән бары тик Украина катнашырга теләк белдермәгән.

«16 спорт төре буенча ярышлар булачак. 184 медальләр комплекты уйнатылачак. 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә. Күптән түгел Олимпиада узганга күрә, уеннарда юниорлар — 23 яшькәчә спортчылар киләчәк дип хәл ителде», — диде Владимир Леонов.

Спорт уеннарын уздыруда меңнән артык волонтер, биш йөзләп хөкемдар эшләячәк. Казанның 11 спорт корылмасы кулланылачак. Алар барысы да әзер. Әлеге спорт уеннары өчен аерым төзелеш, реконструкция эшләренең кирәге чыкмаган. Спортчыларны Универсиада авылында һәм, өлешчә генә, Иннополис университетының кампусында урнаштырачаклар.

«Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы ачык мәйданчыкта — Универсиада авылы аллеясында үткәрергә планлаштырабыз. БДБ илләре халыклары тарихын, мәдәни күптөрлелеген чагылдырган театральләштерелгән шоу булачак. Кунаклар өчен көндәлек күңел ачу программалары көтелә. Спортчыларга ярышырга гына түгел, аралашырга һәм әйбәт кенә ял итәргә дә мөмкин булсын дип эшлибез», — диде Татарстанның спорт министры.

Владимир Леонов сүзләренчә, уеннар, нигездә, федераль бюджет хисабына узачак. Татарстан исә спортчыларны һәм рәсми затларны урнаштыру һәм тукландыру чыгымнарын үз өстенә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100