news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы рәттән икенче уенда җиңелде

Казан хоккейчылары уен ахырында бер алка кертә алды.

«Ак Барс» хоккей командасы рәттән икенче уенда җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгородның «Торпедо» командасына җиңелде. Матч исәбе — 1:3.

Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Ике команда да бер-берсе белән җиңелүләрдән соң очрашты: «Ак Барс» кичә Пекин командасына оттырды, ә «Торпедо» 2 сентябрь «Витязь»га җиңелде.

Беренче периодның өченче минутында «Торпедо» һөҗүмчесе Дамир Җәфәров гол кертте (0:1).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче период уртасында «Ак Барс» уенчылары бер-бер артлы кагыйдә бозды. Җиденче минутта мәйданда «Ак Барс»ның өч уенчысы калды, шул вакытта Кенни Агостино Казан командасы капкасына икенче алканы кертте (0:2). Сигезенче минутта «Торпедо» капитаны Антон Шенфельд гол кертте (0:3). Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий командасының артка калышуын киметте (1:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Бобков (Әхтәмов);
  • Кагарлицкий — Галимов — Крутов, Рукавишников — Кэмпфер;
  • Воронков — Линдхольм — Коваленко, Лямкин — Вәлиев;
  • Уил — Сафонов — Панюков, Юдин — Журавлёв;
  • Лукоянов — Глухов — Дыняк (Меховов), Адамчук.

«Торпедо»

  • Тихомиров (Мурыгин)
  • Агостино — Миле — Җәфәров, Леннстрём — Орлов;
  • Чехович — Хривик — Заар, Пайгин — Мартынов;
  • Шенфельд — Михеев — Гончарук, Мишарин — Турбин;
  • Ураков — Белевич — Тянулин, Федотов.

Киләсе уенда «Ак Барс» «Татнефть Арена» боз сараенда Мәскәүнең «ЦСКА» командасын кабул итәчәк. Матч 8 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100