news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» беренче периодта 3:0 җиңеп барды, әмма уен ахырында җиңелде

«Ак Барс»ның киләсе уены иртәгә 17:00 сәгатьтә башлана.

 «Ак Барс» беренче периодта 3:0 җиңеп барды, әмма уен ахырында җиңелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасына 3:4 исәбенә җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 

2 сентябрь «Йокерит»ка каршы уенда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов составта юк иде, бүген ул бозга чыкты.

Беренче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Казан командасы һөҗүмчесе Пер Линдхольм исәпне ачты (1:0). Унберенче минутта Николай Коваленко икенче алканы кертте (2:0). Унсигезенче минутта «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин командасын тагын бер алкага алга чыгарды (3:0).

Икенче период. Икенче минутта Пекин командасы капитаны Брэндон Ип гол кертте (3:1). Уникенче минутта «Ак Барс» күпчелектә уйнаса да, капкасына алка керттерде, гол авторы — Спенсер Фу (3:2). Казан хоккейчыларына янәдән күпчелектә уйнау мөмкинлеге бирелгәч, унтугызынчы минутта Артём Галимов Пекин командасы капкасына гол кертте. Хөкемдарлар, видеокабатлау карагач, голның кагыйдәләр буенча кермәгәнен ачыклады, алка исәпкә алынмады.

Өченче период. Икенче минутта «Куньлунь Ред Стар» уенчысы Алекс Рич исәпне тигеләштерде (3:3). Унберенче минутта Люк Локхарт Пекин командасын алга чыгарды (3:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Рукавишников — Кэмпфер;
  • Воронков — Линдхольм — Коваленко, Лямкин — Янчевский;
  • Уил — Сафонов — Панюков, Юдин — Журавлёв;
  • Лукоянов — Бурмистров — Зарипов (Кателевский), Адамчук.

«Куньлунь Ред Стар»

  • Лазушин (Смит)
  • Фу — Локхарт — Вон, Челиос — Спроул;
  • Ип — Кейн — Николлс, Фрэм — Юйэнь;
  • Сквайрз — Уэрек — Рич, Бартли — Джо;
  • Го — Ху — Чжан, Янь.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Түбән Новгородның «Торпедо» командасына каршы матч иртәгә 17:00 сәгатьтә башлана.

Бүген «Ак Барс» кара төстәге ретроформа киеп уйнады. Ретроформа Казан командасының 65 еллык юбилеена багышлана. «Ак Барс»ның социаль челтәрләрендә язылганча, форма эшкәртелгән пластиктан эшләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100