news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның икенче уенында өч алка өстенлек белән җиңде

«Ак Барс» — «Торпедо» сериясе уеннары Түбән Новгородка күчә.

«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның икенче уенында өч алка өстенлек белән җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородның «Торпедо» командасын плей-офф этабының икенче уенында 4:1 исәбе белән җиңде. 

  • Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү.

3 март көнне узган плей-офф этабының беренче уенында «Ак Барс»ның капкасын Адам Рейдеборн саклаган булса, бүген бозга төп капкачы буларак Тимур Билалов чыкты. Узган уендагы кебек үк капитан вазифаларын Артём Лукоянов башкарды, Данис Зарипов бүген уйнамады. «Торпедо» составында исә үзгәрешләр булмады.

«Татнефть-Арена»да уенны караучылар арасында Түбән Новгород өлкәсенең губернаторы Глеб Никитин да бар иде.

Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Виктор Тихонов гол кертте, исәп ачылды (1:0). Җиденче минутта Стефан Да Коста «Торпедо» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Унтугызынчы минутта Патрис Кормье исәпне 3:0 итте.

Икенче периодта «Торпедо» капкачысын алмаштырырга булды: Андрей Тихомиров урынына бозга Пётр Кочетков чыкты. Унсигезенче минутта «Ак Барс» сакчысы Даниил Журавлёв гол кертте (4:0).

Өченче период. Унсигезенче минутта «Торпедо» уенчысы Иван Чехович алка кертте (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Голубев);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Мёрфи;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Педан — Викстранд;
  • Песонен — Кормье — Петров, Лямкин — Юдин;
  • Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Журавлёв.

«Торпедо»

  • Тихомиров (Кочетков);
  • Чехович — Миле — Җафаров, Пайгин — Уайдмэн;
  • Шенфельд — Шварц — Терри, Остин — Орлов;
  • Варнаков — Дер-Аргучинцев — Гончарук, Марин — Мишарин;
  • Ураков — Михеев — Белевич, Ручкин.

Киләсе уенны командалар Түбән Новгородта үткәрәчәк. «Торпедо» — «Ак Барс» уены 7 март көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100