news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабын җиңүдән башлады

«Ак Барс» — «Торпедо» сериясенең икенче уены 5 март көнне булачак.

«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабын җиңүдән башлады
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородның «Торпедо» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. 

Бу командалар өчен плей-офф этабының беренче уены булды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә бер җиңү.

Уен алдыннан Салават Фәтхетдинов башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры яңгырады. Аннан соң бүген вафат булган танылган хоккей һәм футбол уеннарын шәрехләүче Юрий Розанов бер минут тынлык белән искә алынды. 

Плей-офф этабының беренче матчында «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов катнашмады. Бозда капитан вазифаларын Артём Лукоянов башкарды.

Беренче периодның бишенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов исәпне ачты (1:0). Период ахырында «Торпедо» уенчысы Михаил Орлов көндәш команда уенчысының баш һәм муен тирәсенә һөҗүм иткәне өчен дисциплинар штраф алды. 

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Унберенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Торпедо» хоккейчысы Крис Уайдмэн исәпне тигезләштерде (1:1).

Өч периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, командалар уенны өстәмә вакытта дәвам итте. Өстәмә вакыттның уникенче минутында алканы "Ак Барс" сакчысы Тревор Мёрфи кертте һәм командасына җиңү китерде (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Мёрфи;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;
  • Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Журавлёв.

«Торпедо»

  • Тихомиров (Кочетков);
  • Чехович — Миле — Җафаров, Пайгин — Уайдмэн;
  • Шенфельд — Шварц — Терри, Остин — Орлов;
  • Варнаков — Дер-Аргучинцев — Гончарук, Марин — Мишарин;
  • Ураков — Михеев — Белевич, Ручкин.

«Ак Барс» — «Торпедо» сериясенең икенче уены Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда 5 март 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100