news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Владимир Ткачёв «Ак Барс»ка сәлам әйтте» — Бүгенге матчта Казан командасы оттырды

Казан командасы составында Гагарин кубогын откан Владимир Ткачёв, Ярославль командасында уйнаучы Бөгелмә егете Артур Каюмов - икесе дә «Ак Барс»ка гол кертте.

«Владимир Ткачёв «Ак Барс»ка сәлам әйтте» — Бүгенге матчта Казан командасы оттырды
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Ярославль шәһәрендә «Локомотив» командасына каршы уйнады. Матч Ярославль командасы файдасына 4:3 исәбе белән төгәлләнде.

Бүген дә узган матчтагы кебек «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов уйнамады. Әлеге матчта «Ак Барс» гадәттәгечә 13 һөҗүмче һәм 7 сакчы белән чыкмады, составта 14 һөҗүмче, 6 сакчы булды. Шулай да, составтагы әлеге үзгәрешләр «Ак Барс»ка җиңәргә ярдәм итмәде.

«Локомотив» командасының капитаны — Казан хоккей мәктәбе шәкерте, 2012-2019 елларда «Ак Барс» өчен уйнаган һәм Казан командасы составында Гагарин кубогын откан Владимир Ткачёв. Шулай ук Ярославль командасы составында Бөгелмә районы егете Артур Каюмов уйнады. Әлеге уенчыларның икесе дә Казан командасы капкасына гол кертте.

Беренче период. Унөченче минутта «Локомотив» капитаны Владимир Ткачёв үзенең элекке командасы капкасына гол кертте. ТНВ-Планета телеканалында хоккей уеннарын шәрехләүче Алмаз Гафиятов әйткәнчә, «Владимир Ткачёв «Ак Барс»ка сәлам әйтте» (1:0). Унбишенче минутта «Локомотив» хоккейчысы Максим Осипов икенче алканы кертте (2:0). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев алка кертте (2:1). 

Икенче период. Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Артур Каюмов гол кертте (3:1). Берничә секунд үтүгә, «Ак Барс» капкасына дүртенче алка керде, алка авторы — Артём Ильенко (4:1). Әлеге голдан соң, «Ак Барс» командасы капкачыны алмаштырды: Тимур Билалов урынына Адам Рейдеборн чыкты. Тугызынчы минутта Станислав Галиев, «Локомотив» капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (4:2). Унынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Коста гол кертте (4:3).

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Локомотив»

  • Коновалов (Исаев);
  • Пяярви — Ткачёв — Коршков, Черепанов — Марченко;
  • Кудрявцев — Алексеев — Красковский, Рәфиков — Осипов;
  • Каюмов — Иванов — Аверин, Савченко − Малышев;
  • Берёзкин — Тесанов — Беляев (Ильенко), Мисюль.

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Юдин — Лямкин;
  • Галиев — Галимов — Азеведо, Педан — Викстранд;
  • Лукоянов — Сафонов — Фисенко, Фазылҗанов — Любчич;
  • Дыняк — Кормье — Петров (Бурмистров, Глухов).

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очраша. Матч 5 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100