Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спас районы башлыгы Болгар музей-тыюлыгы район икътисады өчен яхшы этәргеч дип саный
Спас районы муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше рейтингында 29 урынга күтәрелде.
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Спас районы башлыгы Камил Нугаев район икътисадына Болгар архитектура-тарихи музей-тыюлыгына шактый йогынты ясады дип саный. Әлеге фикерен ул 26 февральдә Спас районы Советының 2018 елга йомгак ясауга һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында әйтте. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Бу җирле җитештерү продукциясен торгызу өчен яхшы этәргеч булды", - диде район башлыгы хисап чыгышында.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Камил Нугаев белән бергә җирле җитештерү продукциясе һәм балалар иҗаты күргәзмәсен карадылар, эшкуарлар һәм балалар белән аралаштылар.
«Спас районы бик үзенчәлекле. Бирегә килә торган туристлар саны елдан-ел арта бара, заманча инфраструктура булдырылган. Районда үсемлекчелек һәм терлекчелекнең җирле органик продукциясе өстенлек итәргә тиеш», - диде Марат Әхмәтов.
«Мин районда иң югары игенчелек культурасын күрергә телим. Һәр үтеп баручы киң кырларга шаккатып карарга һәм игенчеләрнең хезмәтенә сокланырга тиеш», - дип өстәде ул.
2018 ел йомгаклары буенча Спас районы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше буенча 29 урынга күтәрелде. Бу 2017 елга караганда 16 урынга күтәрелү дигән сүз. «Әмма үсеш мөмкинлекләре тагын да зур әле», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз