news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туманов: «Йолдызлык» театрында эшләүче музыкантның хезмәт хакы 25 мең булачак

Элекке Алафузов йортындагы арт-резиденциягә музыка белгечләренең һөнәри яктан осталыкларын сынап кабул итәләр.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов арт-резиденциядә эшләүче музыкантларга уртача 20-25 мең түләнәчәген әйтте.

Без консерватория, музыка һәм театр көллияте, мәдәният институтларын тәмамлаган белгечләрне алабыз. Кастинглар узды, бүгенге көндә 30га якын кеше тупладык», — дип сөйләде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Туманов әйтүенчә, кулда диплом булу гына җитми, дипломның дөреслеккә туры килүе дә тикшерелә: белгечләрне төрле яктан сынап, эшкә кабул итәләр. «Чагыштыру өчен, берәр ансамбльдә ун елга берничә урын, Качалов театрында дүрт елга бер урын бушарга мөмкин. Биредә без иң-иңнәрне туплыйбыз», — диде ул.

«Хәзерге вакытта бездә тренинглар уза. Аны Мәскәүнең „Листья“ театры җитәкчесе Владимир Аносов уздыра. Сәхнә куелышы өлкәсе буенча төпле белем бирүчеләр бармак белән генә санарлык, бу туксанынчы еллардагы вазгыять белән бәйле. Остаханәләр һәр көнне көндезге 11.00дән 15.00гә кадәр уза. Дәресләр өч ай бара», — ди ул.

Дмитрий Туманов «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясен югары театр культурасының беренче берләшмәсе дип атады. «Россия тарихында шундый оешманы Татарстан беренче тапкыр булдырды дип тә әйтсәк була. Консерватория, мәдәният институтын тәмамлаучыларга яңа эш урыннары әзер», — дип аңлатты ул.

Продюсер арт-резиденцияне Санкт-Петербургтагы «Мария» театрыннан өч тапкырга кечерәк күчермәсе дип исәпләвен әйтте.

Элекке Алафузов театры бинасында «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең арт-резиденциясе хәзерге катнашучылары, соңрак чыгарылыш сыйныф укучылары һәм остазлары шөгыльләнә торган урын булып санала. Биредә театр сәхнәсе, иҗатның барлык төрләре өчен заманча заллар һәм музыка төркемнәре өчен тавыш яздыру студиясе булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100