news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Созвездие-Йолдызлык» театрында Хәсән Туфанга багышланган пьесаның премьерасы көтелә

Дмитрий Туманов әйтүенчә, пьесада төп рольләрнең берсен Гүзәл Минакова башкарачак.

«Созвездие-Йолдызлык» театрында Хәсән Туфанга багышланган пьесаның премьерасы көтелә
Солтан Исхаков

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә татар пьесалары да куелачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сөйләде.

«Театр Лопе де Веганың „Хитроумная влюбленная“ спектакле премьерасы белән ачылачак, икенче пьеса — татар язучысы һәм шагыйре Хәсән Туфанга багышлана. Пьесада мәхәббәт хакына үз-үзеңне корбан итү турында сүз барачак. Спектакльне карар алдыннан Хәсән Туфанның Аксубай районы Иске Кармәт авылындагы музей-йортына барып карарга киңәш итәм», — диде ул.

Дмитрий Туманов сүзләренчә, пьеса татар телендә куелачак, төп рольләрнең берсен Гүзәл Минакова-Сибгатуллина башкарачак. Туманов пьесаның һәм драматургның исемен әйтергә теләмәде.

«Бу тема миңа бик якын, чөнки рәссам-график булып эшләгән әтием Хәсән аганың соңгы китабын чыгаруда катнашты, музейда әтинең эшләре дә саклана. Бөек шагыйрьнең ачы язмышы турында беренче тапкыр әтием сөйләвеннән ишеттем. Шуңа күрә, яшьләребез Хәсән Туфан кебек шәхесләрнең язмышы турында белергә тиеш», — дип саный ул.

Алга таба балалар өчен яңа ел тамашалары, аерым алганда «Сказки про слона Хортона» пьесасы тәкъдим ителәчәк. Туманов язын «Тим Талер, или Проданный смех» әкияте буенча мюзикл куярга ниятләгәнен әйтте.

Әлегә кадәр театрның баш режиссеры билгеләнмәгән. «Без берничә режиссер белән сөйләшүләр алып барабыз. Шуларның берсе — Борис Щукин исемендәге Театр институтының режиссура кафедрасы мөдире Андрей Левицкий һ.б. Барысы да финанслауга кайтып кала», — дип аңлатты ул.

Арт-резиденция үзенең ишекләрен 24 сентябрьдә «Созвездие — Йолдызлык» фестивале концерты белән ачачак.



Галерея: «Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләренә багышланган очрашудан фоторепортаж

Элекке Алафузов театры бинасында «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең арт-резиденциясе хәзерге катнашучылары, соңрак чыгарылыш сыйныф укучылары һәм остазлары шөгыльләнә торган урын булып санала. Биредә театр сәхнәсе, иҗатның барлык төрләре өчен заманча заллар һәм музыка төркемнәре өчен тавыш яздыру студиясе булдырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100