news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Союзмультфильм» директоры: Анимация студияләре һәр төбәктә булырга тиеш

Борис Машковцев «Милли МультFest» фестивалендә катнашучылар киләчәктә анимация белән профессиональ рәвештә шөгыльләнер, дигән теләктә.

«Союзмультфильм» директоры: Анимация студияләре һәр төбәктә булырга тиеш
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Союзмультфильм» киностудиясе генераль директоры Борис Машковцев илнең һәр төбәгендә мультипликация студияләре булырга тиеш дип саный.

«Анимация өлкәсендә бер зур проблема бар. Киностудияләр күбесенчә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта урнашкан. Минемчә, анимация ил күләмендә үсәргә, студияләр һәр төбәк һәм шәһәрдә булырга тиеш. Әлеге бәйгедә катнашучылар киләчәктә анимация белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлар дип уйлыйм», — диде ул «Милли МультFest» фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында.

Борис Машковцев үзенең дә «Союзмультфильм» ясаган мультфильмнарны карап үскәнен әйтте.

«Мин үзем дә шул ук „Ну, погоди!“, „Чебурашка“ һәм башка мультфильмнарны карап үстем. Мультипликация өлкәсендә эшләүче һәр кеше дә бу фильмнарда үскән дип уйлыйм. Бәлки хәзер тормыш күпкә күңеллерәктер. Чөнки бүген күп кенә студияләр, анимацион фильмнар бар», — диде «Союзмультфильм» студиясе генераль директоры.

Элегрәк «Татар-информ» «Милли МультFest» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булуын язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100