news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли МультFest» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

Номинацияләрдә беренче урын алучыга 100 мең, икенчегә 70, өченчегә 50 мең сум акча бирелде.

«Милли МультFest» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Татарча анимацион фильмнар» номинациясендә балалар бакчалары арасында Буа шәһәренең «Нурчыклар» мультипликацион студиясе, «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә «Күренмәс» фильмы белән Сарман районы «Җәлил» кинотеатры, «Балалар өчен тәрбиячеләр ясаган компьютер уеннары» номинациясендә Чаллының «Шаянкай» балалар бакчасы җиңде.

Мәктәп укучылары һәм төрле студияләргә йөрүчеләр татар телендә компьютер уеннарын да тәкъдим итте. Чаллының «Замана» театр берләшмәсе ясаган уен иң яхшысы дип табылды.

Моннан тыш, тантанада «Балалар фольклоры» һәм «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар телеканалында «Тамашачы мәхәббәте» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Һәр номинациядә беренче урынга 100 мең, икенчегә 70 мең, өченче урынга 50 мең бирелде.



Галерея: «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж

«Милли мультFest» республика балалар кинофестивале Татарстан Президенты ярдәме белән үткәрелде. Фестивальнең төп бурычы — татар телен саклап калу, баланың дөньяны хис-кичерешләр аша танып белүен иҗади үстерү, анимация һәм кинематографиянең сәнгати чаралар аша балаларның фантазиясен, сәнгати иҗатын үстерүне камилләштерү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100