news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шомбай-фест» фестиваленең мәдәни күзәтчеләре призы гаделлек турындагы әсәргә бирелде

«Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестиваленең мәдәни күзәтчеләре коллегиясе «Балалар өчен иң яхшы курчак театры спектакле» итеп Саратов курчак театрының «Клочки по закоулочкам» әкиятен сайлады.

Мәдәни күзәтчеләр карарын филология фәннәре кандидаты, журналист Дмитрий Туманов игълан итте. «Спектакльләр төрле форматлы иде һәм аларның һәрберсе фестиваль тарихында калырга лаеклы. Фестиваль жюриы үзенчә бәяләсә, без тамашачы кабул иткән кебек кабул итәргә тырыштык», – диде ул сәхнәдән.

Мәдәни күзәтчеләр курчаклар алгы планга чыккан әкиятне сайлаганнар. «Без режиссер, актер эшен дә, музыканы да, утны да – барысын да төп персонаж – курчак аша карадык. Чөнки бу курчак театры һәм курчак – төп персонаж», – диде Дмитрий Туманов.

Григорий Остер пьесасы буенча куелган «Клочки по закоулочкам» спектакле «Төлке һәм куян» рус халык әкияте буенча язылган. Ул төлке өеннән куып чыгарган куянның гаделлек эзләве турында. «Дөньяда гаделлек теләгән кадәр түгел, ә булдыра алган кадәр булачак», – ди әкият геройлары. 

Казан курчак театры фестивален оештыручылар командасы беренче тапкыр гамәлгә куйган Мәдәни күзәтчеләр командасы составында филология фәннәре кандидатлары Дмитрий Туманов, Айрат Бикбулатов, журналист Анна Тарлецкая һәм «Татар-информ»ның мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтова бар.

  • 21-27 июнь көннәрендә Казанда «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале узды. Бүген фестиваль тантаналы ябылды. «Әкият» курчак театры сәхнәсеннән аның лауреатлары игълан ителде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100