news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Шомбай-fest» курчак театры фестиваленең лауреатлары билгеле

Бүген «Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» IV халыкара курчак театры фестиваленең лауреатлары игълан ителде. Лауреатларга дипломнарны жюри әгъзалары тапшырды.

Фестиваль программасы буенча «Әкият» курчак театрының ике залында һәм театр алдындагы мәйданчыкта алты көн дәвамында күрсәтелгән спектакльләр арасынннан мәртәбәле жюри иң яхшы спектакльләрен сайлап алган.

Иң яхшы эпизодик роль – Ольга Сидоренко, Ханты-Манси курчак театрының «Снежная королева. История Герды» спектаклендә Разбойница роле өчен.

Иң яхшы актер эше – Андрей Нечаев, Мәскәүнең Образцов исемендәге дәүләт академия театрының «Снеговик» спектакле өчен.

Иң яхшы актерлар ансамбле – Дмитрий Ковдя, Роман Сопко һәм Антон Черепанов өчлеге, Саратов курчак театраның «Клочки по закоулочкам» спектакле өчен.

Иң яхшы музыкаль бизәлеш – Олег Бабич, Новосибирск өлкә курчак театраның «Королева красоты из линейна» спектакленә язылган музыкасы өчен.

Иң яхшы рәссам эше – Денис Токарев, «Чаллы курчак театраның «Кроткая» спектакле өчен.

Иң яхшы режиссер эше – Борис Константинов, Рязань курчак театраның Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Пегий пес, бегущий краем моря» спектакле өчен.

Иң яхшы спектакль – Тольятти курчак театрының «Повесть временных лет» спектакле.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100