news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Солтан Габәши — «Музыкага сәләте кечкенәдән ачыла»

Башта ул скрипкада, тальян гармунда уйнарга өйрәнеп карый. Уфада яшәү чорында, 1908 елда, рояль дигән музыка коралы белән таныша, фортепианода үзлегеннән уйнарга өйрәнү өчен китап сатып ала

Солтан Габәши — «Музыкага сәләте кечкенәдән ачыла»

Солтан Хәсән улы Габәши (тулы исеме Солтанәхмәт Хәсәнгата улы Габәши) 1891 елның 1 маенда Казан губернасы Казан өязе, хәзер Татарстан Республикасы Биектау районының Кече Солабаш авылында туа. Әтисе — дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог Хәсәнгата Габәши. Әнисе — Казан губернасы Лаеш өязе, хәзер Татарстанның Лаеш районы Хәерби авылы мәчете имам-хатибы кызы Шәмсеруй Әбүбәкерова.

Солтан Габәши үз чоры өчен гадәти төпле дини белем ала: Уфадагы «Госмания» һәм Кече Солабаш мәдрәсәләрендә, Казандагы «Мөхәммәдия”дә укый. Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911 елда Уфада Оренбург Диния назәрәтендә имам-хатип һәм мөдәррис булып эшләү өчен имтихан тапшыра. Мәгърифәтле атасы улының дини белем белән чикләнүен теләми. Солтан 1912 елдан укуын — Уфа реаль училищесында дәвам итә, 1915- 1917 елларда Казан университетының юридик факультетында укый.

Солтан Габәшинең музыкага сәләте кечкенәдән ачыла. Башта ул скрипкада, тальян гармунда уйнарга өйрәнеп карый. Уфада яшәү чорында, 1908 елда, рояль дигән музыка коралы белән таныша, фортепианода үзлегеннән уйнарга өйрәнү өчен китап сатып ала. Улының музыкага тартылуын күреп, әтисе аңа педагог яллый.

1909 елдан Солтан Габәшинең иҗади эшчәнлеге башлана. Ул Уфа, Казан калаларындагы әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша. Җырчыларга аккопаниатор булып та, оркестрда да уйный. Кичәләрдә аның «Кәккүк», «Рокыя», «Пикник», «Татар кызы» кебек үз әсәрләре, Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Тукай сүзләренә язган романслары башкарыла, көйле декламацияләр вакытында музыкаль импровизацияләре яңгырый. Ул тиз арада танылу ала. Үзе раслаганча, Казанга күчкәч, татар җәмәгатьчелеге аны «кочак җәеп», «атаклы кешене каршылагандай» каршылый.

Солтан Габәши үз иҗатында милли фольклорга: бәетләр, озын җырларга тартыла, шәрекъ музыкасы белән кызыксына. Шул ук вакытта ул халык музыка традицияләренең Европа классик музыкасы белән үрелүенә омтыла. 1917 елда сәхнәдә Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы куелу татар мәдәни тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә. Спектакльгә музыканы Солтан Габәши яза һәм матбугатта югары бәя ала. Соңрак, 1918-1928 елларда ул Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә», Кәрим Әмиринең «Йосыф белән Зөләйха», Һади Такташның «Җир уллары» һәм башка драматик спектакльләргә музыка яза.

Газиз Әлмөхәммәдов һәм Василий Виноградов белән берлектә беренче татар опералары — «Эшче» һәм «Сания»не иҗат итә. 1925 һәм 1930 еллардагы премьералар җирле һәм үзәк матбугатта, хәтта чит ил матбугатында зур вакыйга итеп яктыртыла. Бу опералар Татарстанда композиторлык иҗаты һәм музыкаль башкару сәнгате үсешенә этәргеч бирә. Солтан Габәши шулай ук татар музыкаль фольклористикасының чишмә башында тора. Ул гомере буе татар һәм башкорт җырларын җыя. Аның тырышлыгы белән 1931 елда халык иҗатын өйрәнү өчен Татарстан районнарына экспедиция оештырыла.

1920 елларда композитор Казанда актив педагоглык эшчәнлеге алып бара: Мөселман пехота командирлары курсында, Педагогия техникумында, Шәрекъ консерваториясендә, Шәрекъ музыка техникумында укыта. ТАССР Мәгариф халык комиссариаты Академик үзәгендә штаттан тыш хезмәткәр була. Бер үк вакытта үзе оештырган татар хорларын җитәкләргә дә өлгерә.

1930 еллар башында Солтан Габәшинең иҗади һәм җәмәгать эшчәнлеге җирле матбугатта кискен тәнкыйтькә дучар була. 1932 елда аның әтисе кулга алына, хөкем ителеп, төзәтү эшләренә сөрелә. Урынсыз һөҗүмнәрдән туеп, композитор Казаннан Уфага күченеп китәргә мәҗбүр була. 1932-1941 елларда Башкорт Милли мәдәният фәнни-тикшеренү институтында, Башкорт сәнгать техникумында, Башкортстан АССР Халык комиссарлары советының Сәнгать эшләре идарәсендә эшли. Башкортстан АССР Совет композиторлары берлеген төзүдә катнаша. Гомеренең бу чорында ул республиканың музыка мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертә.

 Солтан Габәши гомеренең соңгы айларын Башкортстанның Борай районы Чалкак авылында уздыра, мәктәптә музыка укытучысы булып эшли. 1942 елның 8 гыйнварында вафат була. Кабере Чалкак авылы зиратында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100