news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Согуд Гарәбстанына хаҗ кылуны тыю турында хәбәрне Татарстан Диния нәзарәте расламады

Элегрәк коронавирус эпидемиясе аркасында чит ил кешеләрен корольлеккә кертүне чикләү турында мәгълүмат таралган иде.

Согуд Гарәбстанына хаҗ кылуны тыю турында хәбәрне  Татарстан Диния нәзарәте расламады
dumrt.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Согуд Гарәбстанына Covid-2019 коронавирусы таралу белән бәйле рәвештә хаҗ кылуга чикләүләр турында рәсми мәгълүмат Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә юк. Бу хакта «Татар-информ» Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта без әлеге мәгълүматның рәсми раслануын көтәбез», - диде матбугат хезмәте вәкиле.

Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми хаҗ операторы вәкилләре дә хаҗилар өчен чикләүләр турында мәгълүматны раслый алмады.

«Бу хакта безгә бернинди рәсми мәгълүмат килмәде, без бернинди сәфәрне дә туктатмадык», — дип сөйләделәр журналистларга хаҗ операторы офисында.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында Согуд Гарәбстаны хакимияте коронавирус эпидемиясе аркасында хаҗиларга илгә керүне чикләргә карар кылган, дигән мәгълүмат таралган иде. Чикләүләр Гомрә кылу һәм Пәйгамбәребез мәчетенә бару максаты белән корольлеккә керүгә кагыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100