news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Согуд Гарәбстаны хаҗ кылу нияте белән илгә керүне вакытлыча туктатты

Согуд Гарәбстанының Тышкы эшләр министрлыгы «яңа коронавирусның таралуы куркыныч тудырган» ил гражданнары өчен дә туристик визалар буенча корольлеккә керүне вакытлыча туктатуы хакында белдерде.

Согуд Гарәбстаны хаҗ кылу нияте белән илгә керүне вакытлыча туктатты
архив/Шамиль Садыков

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте Мәккәдә кече хаҗ кылу һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете белән танышу нияте белән илгә керүне вакытлыча туктатты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы корольлекнең Тышкы эшләр министрлыгы белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.

«Кече хаҗ кылу һәм Әл-Мәсҗид ән-Нәбәви (Пәйгамбәр мәчете) белән танышу ниятеннән корольлеккә керү вакытлыча туктатылды», - дип хәбәр иткән министрлык Twitter социаль челтәрендә.

Моннан тыш, Тышкы эшләр министрлыгы «яңа коронавирусның таралуы куркыныч тудырган» ил гражданнары өчен дә туристик визалар буенча корольлеккә керүне вакытлыча туктатуы хакында белдерде.

Хаҗ – ислам динендәге биш багананың берсе. Һәр мөселманга үз гомерендә бер тапкыр булса да Мәккә шәһәрендәге изге урыннарга хаҗ кылырга кирәк. Хаҗ олы һәм кече хаҗга бүленә. Олы хаҗны зөлхиҗҗә аенда кылалар. Мөселман ел исәбе ай календаренә нигезләнү сәбәпле, хаҗ кылу вакыты ел саен үзгәреп тора. Мөселман кешесе кече хаҗны (гомрә) елның теләсә кайсы вакытында кыла ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100