news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васильево бистәсендә яңа юл уртасында калган багананы алалар

Электр тапшыру чыбыкларын җир астыннан җибәрәчәкләр.

Васильево бистәсендә яңа юл уртасында калган багананы алалар
Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәте

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Васильево бистәсендә яңа юл уртасында калган электр баганасын демонтажлый башлаганнар. Бу турыда Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Багананы демонтажлый башладылар, электр чыбыкларын җир астыннан сузачаклар», диелгән хәбәрдә.

«Сетевая компания» бригадасы багананы юл кырыена урнаштырачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Васильево бистәсендә электр баганасы аша юл салганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100