news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән хакимиятендә Васильевода юлның ни өчен багана аша салынуын аңлаттылар

Юлда каршылык барлыгын аңлаткан тиешле барлык юл билгеләре дә урнаштырылган.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Васильево бистәсендә яңа салынган юл уртасындагы багананы тиздән алачаклар, яңасын исә тиешле урында – юл читендә урнаштырачаклар. Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә яңа юлның ни өчен багана аша салынуын әнә шулай аңлаттылар. Элегрәк бу хәл машина йөртүчеләрдә дә дәгъва уяткан иде.

«Юл төзүчеләр яңа проект буенча әлеге участокта юлны киңәйтте, шул исәптән тротуар ясады. Шуның аркасында моңа кадәр юл кырыенда торган багана хәзер юл уртасында калды. Урында „Сетевая компания“ бригадасы эшли, алар иске багананы алачак, яңасын исә тиешле урында – юл читендә урнаштырачаклар», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, юлда каршылык барлыгын аңлаткан тиешле барлык юл билгеләре дә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100