Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти «Хатлар йорты»ның мөселман открыткалары уңышлы килеп чыккан дип саный
Кичә открыткаларны блогерларга һәм журналистларга күрсәттеләр.
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Диния нәзарәте журналистлар һәм блогерлар өчен оештырган ифтарда «Хатлар йорты» проектының мөселман открыткаларын күрсәттеләр. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аларны уңышлы булган дип саный.
Открыткаларны очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә үз фикерен язып куйган.
«Карагыз әле, татарча нинди открыткалар чыга башлаган икән Казанда. Әлеге проектны „Татмедиа“ агентлыгы тормышка ашыра. Рамазан ае уңаеннан биредә мөселман тематикасы белән бәйләп хатлар ясаганнар. Миңа калса, бик уңышлы килеп чыккан. Кардәшләргә җылы сүзләр юллагыз! Открыткаларны www.hatlar.ru кибетендә сатып алырга мөмкин», — дип яза мөфти.
Моңа кадәр «Хатлар йорт» беренче тапкыр мөселман открыткалары чыгаруы билгеле булды. Алар Рамазан аена багышлана. Сериядәге сигез открытканы Сарман районыннан рәссам Алия Йосыпова ясаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз