news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган открыткалар чыгарды

Оештыручылар татар колоритлы сигез открытка ясаган.

«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган открыткалар чыгарды

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «Хатлар йорты» берләшмәсе Рамазан аена багышланган открыткалар сериясе әзерләде.

«Мөселман сериясе генә ясауны максат итеп куймадык. Аны татар колоритлы итеп эшләргә теләдек. Ислам — дөнья дине ул, татарларда исә ул милли атмосфера белән берләшеп, кабатланмас яңгыраш таба, аны визуаль детальләрдә күрсәтеп була», — диләр оештыручылар.

Рәсемнәрне Сарман районыннан Алия Йосыпова ясаган. Җыелмада сигез открытка бар. Аларны республиканың мөселман брендлары белән бергәләп ясаганнар. Бу «Тантана» банкет залы, «Гүзәлем» яулыклары, алып баручы Марсель Әхмәдуллин, «Камали» косметикасы, «Эмиз» эликсиры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100