news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат

Республика башлыгы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат
https://www.bashinform.ru/

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 29 октябрьдә, авыруга каршы 35 көнлек көрәштән соң, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин пневмония һәм COVID-19 китереп чыгарган өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булган. Бу хакта «Башинформа»га Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткән.

Республика башлыгы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Өлфәт Мансур улы Мостафин 1959 елның 4 маенда Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында туа. Уфа җиңел промышленность техникумын, Уфа авиация институтын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән. Техник фәннәр кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеген Уфада торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсендә башлый. Торак хуҗалыгы производство трестында баш инженер, Киров район советы башкарма комитетында коммуналь хуҗалык бүлеге мөдире, Уфаның торак хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары була. 90нчы еллардан «Газпром» системасында эшли.

2003 елда ул Башкортстан Президенты Администрациясенә финанс-хуҗалык идарәсе башлыгы вазифасына күчә. 2010-2013 елларда икътисади, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Урал буе идарәсендә эшли, ә аннары «Газпром»га әйләнеп кайта.

«Газпром газораспределение Уфа» ГАҖ генераль директоры урынбасары вазифасыннан нәкъ ике ел элек, 2018 елның 29 октябрендә, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы постына күчкән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100