news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа мэры коронавирус йоктырган

Аның тизрәк терелүенә өметләнәбез, диде төбәк башлыгы.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Уфа мэры Өлфәт Мостафин коронавирус инфекциясе белән авырый, чир авыр формада уза. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Төрле имеш-мимешләр йөрмәсен өчен, Өлфәт Мостафин, чыннан да, авырый, дим. Анда пневмония иде, хәзер COVID-19 диагнозын куйдылар. Бик каты авырый, үпкәләр зарарлану югары процентта. Дәвалану бара. Без аның терелүен һәм эшкә чыгуын көтәбез. Өлфәт Мансурович - мэр гына түгел. Ул минем бик якын дустым. Узган атнада мин аның янында булдым. Ул дәвалана. Тик аның авыруы шактый катлаулы бара. Күпләр авырый һәм авыру кичергән кешеләр аның җиңел түгеллеген үзләре белә», - дип китерә Башкортстанның оператив штабы Хәбиров сүзләрен.

Төбәк башлыгы шәһәр хакимияте эше дәвам итә һәм шәһәр кышка әзерләнә, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100