Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә соңгы кыска эш атнасы башланды
Татарстанда 31 декабрь ял көне дип игълан ителгән иде.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Рөссиядә узып баручы елның соңгы кыска эш атнасы башланды. Аның дәвамлылыгы төбәкләрнең 31 декабрьне ял көне дип игълан итүгә бәйле булачак.
Элегрәк Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверовның быел 31 декабрьне ял көне итү тәкъдимен хуплады.
Дәүләт башлыгы мондый карарны федераль дәрәҗәдә кыска вакыт эчендә кабул итәргә ярамавын билгеләп үтте һәм төбәкләргә үзләренә тиешле карар кабул итәргә тәкъдим итте.
Әгәр конкрет төбәк хакимиятләре 31 декабрьне эш көне итеп калдырырга карар кылса, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Искәртеп үтик, Татарстанда 31 декабрь ял көне дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз