news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелның 31 декабре ял көне дип игълан ителде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә, эш көне 26 декабрьгә күчерелә.

Татарстанда быелның 31 декабре ял көне дип игълан ителде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда быелның 31 декабре ял көне булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Документ нигезендә, эш көне шимбәгә, 26 декабрьгә күчерелә, дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, республика башкарма хакимиятенә карамаган муниципаль һәм дәүләт органнарына, шулай ук Татарстан территориясендәге башка оешмаларга да тиешле эш графигы төзергә тәкъдим ителде.

«Әлеге карар республикада эш вакытын рациональ оештыру максатыннан кабул ителде. 31 декабрь — традицион бәйрәм көн, Яңа елга әзерлек, шулай ук вакытны гаилә белән үткәрү мөмкинлеге икәнен исәпкә алып, эш көнен шимбәгә, 26 декабрьгә күчереп, татарстанлылардан эштән азат итәргә карар кылынды. Бу хезмәт кодексында билгеләнгән таләпләрне үтәп башкарыла», - дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк 2021 елның 31 декабре Россия күләмендә ял көне булачагы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100