Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Динә Гарипова Александр Градский турында: Барысы өчен дә рәхмәт
«Голос» проектында Александр Градский Динә Гарипованың остазы булган иде.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). «Голос» проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова үзенең Instagram аккаунтында остазы Александр Градский турында җылы сүзләр язган. Градский бүген 72 яшендә вафат булды.
«Кадерле Александр Борисович, без сезне һәрчак яратачакбыз… Барысы өчен дә рәхмәт…», — дип яза ул. Меңләгән кеше кайгы уртаклашкан.
«Җирдә бернәрсә дә эзсез узмый…», «Александр Борисовичка сезнең өчен рәхмәт, Динә! Хәтерлибез һәм кайгырабыз!», «Ходай, ни кызганыч! Бөек кеше, музыкант һәм иң яхшы остаз!» — дип язалар Динә Гарипова куйган постка.
- Александр Градский соңгы көннәренә кадәр эшләгән, ул «Голос» проектының юбилей сезонында катнашкан, үзенә команда туплаган. Нәкъ менә Градский 2012 елда проектта Динә Гарипованың остазы булды, аның белән җиңүгә кадәр юл узды. Нәтиҗәдә, Яшел Үзән кызы «Евровидение» финалисты булды һәм бишенче урын алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз