news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы һәм композитор Александр Градский вафат

Ул инсультка шик белән хастаханәдә яткан.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Совет һәм Россия җырчысы, композитор Александр Градский 72 яшендә вафат булды.

«Пятый канал» хәбәр иткәнчә, Градский бүген төнге сәгать икедә хастаханәдә үлгән.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, җырчы инсультка шик белән хастаханәгә яткан. Сентябрь аенда Градский коронавирус белән авырган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot