news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һөнәри белем бирү йортларында ковидка каршы чараларның үтәлүен тикшерәләр

Республикадагы 30 югары уку йортының ундүртендә санитар-эпидемиологик кагыйдәләре бозу очраклары ачыкланган.

Татарстанда һөнәри белем бирү йортларында ковидка каршы чараларның үтәлүен тикшерәләр
«Татар-информ» архивы

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Урта махсус белем бирү оешмаларында коронавируска каршы санитар-эпидемиологик чараларны үтәүне тикшерә башладылар. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстандагы барлык югары уку йортлары да коронавируска каршы чараларны үтәүгә тикшерелгән. Роспотребнадзор белгечләре 106 уку корпусында, 30 югары уку йорты тулай торагында һәм спорт объектларында булган, диде докладчы.

Моннан тыш, ике атна эчендә Роспотребнадзор 1445 төрле объектны тикшергән, санитар-эпидемилогик кагыйдәләрен бозучылар саны 8 проценттан 10,5 процентка кадәр арткан. Барысына карата да административ эш ачылган.

Моннан тыш 30 хезмәт коллективында да тикшерүләр булган. Аларның унсигезендә хокук бозулар ачыкланган, дип өстәде Патяшина.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда ноябрь аенда коронавирус белән авыручылар 1,5 тапкырга арткан дип язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100