news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрьдә Татарстанда ковид белән авыручылар саны 1,5 тапкырга арткан

Республикада балалар арасында авыручылар саны аз.

Ноябрьдә Татарстанда ковид белән авыручылар саны 1,5 тапкырга арткан
«Татар-информ» архивы

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ноябрь аенда коронавирус белән авыручылар саны 43 процентка арткан. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Балалар арасында авыручылар саны аз, шул ук вакытта 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыру йоктыручылар саны октябрь белән чагыштырганда ике тапкырга артты», — диде ул.

Халыкара авиарейсларны яңартканнан соң Казанга 589 рейс кайткан, аларда 125 мең чамасы пассажир булган. Ноябрьдә авиарейслар саны кимегән. Шул ук вакытта читтән килгән коронавирус очраклары өч мәртәбә кимегән, дип аңлатты Патяшина.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 86 яңа очрагы ачыклануын язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100