news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы ачыкланган

Авыручыларның күбесе вирусны республикада йоктырган.

Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы ачыкланган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән. Аларның дүртесе читтә йоктырылган һәм 81е контакт юл белән йоктырылган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

«19 кеше хастаханәдә, 66 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Авыручыларның күбесе 30-50 яшьлекләр арасында — алар 38 кеше. 50-60 яшьлекләр арасында — 19, 60-70 яшьлекләр арасында — 11, 20-30 яшьлекләр арасында да шулай ук 11 кеше авырый. Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, ә 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар ачыкланмаган.  

Авыру йоктыручыларның иң күбе Казанда — монда 61 кеше авырый. Башка муниципалитетлар арасында Чаллы алда бара — монда 11 кеше, ә Лаеш районында дүрт кеше авырый.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 10 мең 168 кеше коронавирус белән авырган. Алар арасыннан 8 мең 912 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 92 кеше дәваланып беткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot