news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Исхаков Чабаксарда Иван Грозныйга куелган һәйкәл озак тормас дип фаразлады

Бүген Чабаксар шәһәрендә урамда булачак музейның беренче экспонаты — Явыз Иван һәйкәле куелды.

Дамир Исхаков Чабаксарда Иван Грозныйга куелган һәйкәл озак тормас дип фаразлады
gcheb.cap.ru

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бүген Чабаксар шәһәрендә Явыз Иванга куелган һәйкәл турында үз фикерен әйтте.

«Бу күренешкә бик тискәре карыйм. Кеше үтерүчегә һәйкәл куйдылар. Начар бер гамәл. Ул анда озак тормас, дип уйлыйм. Минем күзәтүләрем буенча чувашларның җәмәгатьчелеге үз фикерен әйтте. Гуманитар институтлары, язучылар берлеге кебек оешмасы, милли хәрәкәт вәкилләре дә каршы чыкты. Чувашлар ягыннан моңа хуплау юк. Чуваш милләтеннән тыш куелган һәйкәл. Алар ихтыярыннан тыш», — ди галим.

«Константин Иванов исемендәге сквер шәһәрнең тарихи өлеше. Явыз Иван скульптурасы безнең ачык һавадагы музейның беренче экспонаты булып тора. Бары үткәнеңне хөрмәт иткәндә генә, хәзергене кадерләп һәм киләчәккә карап була», — ди Чабаксар шәһәре администрациясе башлыгы Алексей Ладыков. Бу хакта шәһәрнең рәсми сайтында язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot